Бүген Казанның өч мәйданчыгында Сабан туйлары гөрли. Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, РФ премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
«Бүген бик матур бәйрәм, барыгызны да котлыйм. Оештыру өчен шундый зур көч куелган.
Районнарыбыз бик матур әзерләнгән, барыгыз да олы хезмәт куйган, рәхмәт сезгә», – дип бәйрәм белән котлады Татарстан Рәисе.Шулай ук бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрне искә алды.
«Без авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын, 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне, аксакалларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын чакырдык. Бәйрәмдә теләк бер генә – җиңү генә», – диде Татарстан Рәисе.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии