На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда 40 кешене коткарган яшүсмерләргә «Батырлык өчен» медале тапшырдылар

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә кешеләрне коткарган вакытта батырлык күрсәткән Татарстан яшүсмерләрен Федерация Советының «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр.

Балаларга бүләкне Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советында Дәүләт Советыннан РФ Федераль җыены вәкиле Геннадий Емельянов һәм Федерация Советының парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев тапшырды.

29 июльдә Татарстан «Нур» клубы җыелма командасы дзюдочылары тренерлары белән бергә поездта Казаннан Туапсега спорт җыеннарына юл тота.

Волгоград өлкәсендә поезд рельслардан чыгып ава. Малайлар һәм башка пассажирлар утырган вагон әйләнеп каплана.

Егетләр югалып калмый, вагонда паниканы туктата һәм ватык тәрәзәсе аша 40тан артык пассажирны эвакуацияли.

«Гомерегезне куркыныч астына куеп, сез үзегезне батырларча тоттыгыз. Сезне шулай тәрбияләгән өчен әти-әниләрегезгә, тренерларыгызга зур рәхмәт», - дип ассызыклады Геннадий Емельянов.

Әлеге бүләк ел саен «Герой балалар» бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында тапшырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх