2022 елда Зиннур Мотаһиров Нурлат волонтерларына ярдәм кулы суза һәм үзенең йөк машинасында гуманитар йөк илтә. Шуннан бирле ул алгы сызыкка даими рәвештә бара. Анда 18 тапкыр сәфәр кылган инде.

Зиннур Мотаһиров «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеген җитәкли.
Ул һәрвакыт хәрбиләр белән элемтәдә тора, аларга гуманитар ярдәм китерә, посылкалар тапшыра. 1233нче полк исеменнән ул «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бервакыт җырчы Фирдүс Тямаев бүләк иткән автомобильләрне илтә. Машиналарның берсе юлда ватыла. Сервисларда аның сафтан чыгу сәбәбен ачыклый алмыйлар, нәтиҗәдә Мотаһиров белән бергә хезмәт иткән ир-ат (алар бергәләп Чечня кампаниясен уза) аңа ярдәм кулы суза.

«Төнлә Волгоградка кердек. Кызганыч, берни дә тапмадык. Башка шәһәрләргә дә шалтыратып карадык. Шуннан соң бергә хезмәт иткән, 27 ел күрешмәгән танышыма шалтыраттым. Ул безне каршы алды һәм «Нива» автомобилен үз хисабына ремонтлап бирде», - дип сөйләде «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Фото: © «Нурлат-информ» тәкъдим итте

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Свежие комментарии