На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан блогерлары республикада ясалган «Рәис» тавышлы ярдәмчесен сынап карады

Бүген Казан блогерлары видеоларында Татарстанның инновацион продуктын – «Рәис» тавышлы ярдәмчесен телгә алды. Алар кулланучыларга үлчәнгән карарлар кабул итәргә, мотивация алырга һәм хәтта кәеф күтәрергә ярдәм итә торган акыллы колонканы күрсәтте.

Футуристик стильдәге гаджет Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның образы белән илһамланып ясалган. Тавышы ярдәмче республика җитәкчесе тавышы белән сөйли, файдалы киңәшләр бирә, шаярта һәм хәтта Татарстан лидерының «Тяп-ляп не делайте!

», «Значит, файдасы бар!», «Татарин – не только тот, кто говорит по-татарски» кебек танылган фразаларын куллана.

«Киенергә-ясанырга түгел, ә эшләргә кирәк» дигән киңәш бирде «Рәис» блогер Алинә Гыймалтдиновага. Ул тавышлы ярдәмчедән очрашуга ничек киенеп барырга, дип сорады.

Блогер Динара Вургафтның кияүгә чыкмаган дус кызларына тормыш иптәшләрен каян табарга дигән соравына «Рәис» шаяртып җавап бирде: «Спортчы кирәк икән, «Ак Барс» матчларына бар, җаваплы егет кирәк икән – Министрлар Кабинеты янында йөр. Акчалы кирәк булса, Әлмәткә бар. Әмма иң перспективалы егетләр, әлбәттә, аграр университетында!»

Тавышлы ярдәмчене сынап караган кешеләр әйтүенчә, ул сорауларга җавап биреп кенә калмый, карьера һәм үз-үзеңне үстерү мәсьәләләренә киңәшләр дә бирә. «Рәис» республиканың мөһим вакыйгалары турында искәртергә, авыр минутларда зирәк цитаталар белән ярдәм итәргә, шулай ук оптимизм өләшергә һәм кәеф күтәрергә сәләтле.

«Иртән гадәттәгечә массакүләм мәгълүмат чараларын һәм социаль челтәрләрне карап чыктым, һәм карагыз, нәрсә күрдем. Инде берничә кеше тавыш ярдәмчесен – «Рәис» колонкасын сынап каравы турында яза. Моның нәрсә икәнен белмим, әмма идеясе кызык», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ул Татарстан блогерларының экспериментлары турында видеоны үзенең Telegram-каналында урнаштырды.

Ссылка на первоисточник
наверх