На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне уңаеннан котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Илнең Төп законы өч дистә елдан элек кабул ителде. Узган гасырның тынгысыз 90 нчы елларында ул демократия принциплары, федератив корылыш һәм территориаль бөтенлек нигезендә яңа Россиянең төзелү юнәлешләрен ачык билгеләде.

Милләтара бердәмлек һәм динара татулык, күппартиялелек һәм ирекле рәвештә ихтыяр белдерү идеяләрен беркетте, гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәгәндә зур социаль гарантияләр бирде. Бөтенхалык тавыш бирүдә хупланган 2020 елгы төзәтмәләр Конституция нигезләмәләрен заман таләпләренә яраклаштырырга ярдәм итте һәм суверенитетны, иминлекне тәэмин итү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтте. Алар дәүләт институтларын, җәмгыятьне алга таба да үстерү, россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен хокукый нигезне тагын да ныгытты.

Татарстан – Россия Федерациясенең иң көчле һәм динамик үсештәге регионнарының берсе. Республика халкы актив граждан позициясе һәм фидакарь хезмәте белән Төп законның нигез кыйммәтләрен яклавын һәрвакыт дәлилләп килә. Шул ук вакытта гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр һәр Россия Федерациясе гражданыннан җаваплылык, катгый рәвештә законны һәм конституциячел бурычларны үтәүне таләп итә.

Ышанам ки, уртак йортыбызда тынычлык һәм дуслыкны саклап, без бергә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз, социаль тотрыклылыкка һәм илкүләм үсеш максатларына ирешү юлында барлык ниятләребезне дә тормышка ашырырбыз. Шушы истәлекле көндә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакына хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!

» – диелә котлауда.

 

Ссылка на первоисточник
наверх