Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында ислам финанслары инструментларын кертү Ислам дөньясы илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итүен әйтте.
«Партнерлык (ислам) финанславы инструментларын кертү мөһим юнәлеш булып тора. Бу киләчәктә Ислам дөньясы илләре белән берлектә уртак проектлар булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итергә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе банкларга, руханиларга һәм мәгариф оешмаларына, депутатларга, дәүләт хакимияте органнарына әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү һәм халыкны агарту, хокукый нигезләрне һәм оешмалар эшчәнлеге стандартларын формалаштыру, бердәм финанс экосистемасы кысаларында классик финанслау инструментлары ярдәмендә партнерлык шартларын тигезләү эшен дәвам итәргә боерды.
Свежие комментарии