Украинаның пилотсыз очкычлары Удмуртия территориясендәге объектларның берсенә һөҗүм итте, дип хәбәр итә төбәк башлыгы Александр Бречалов Телеграм-каналда.
«Удмуртия территориясендәге объектларның берсенә һөҗүм булды. Хәзерге вакытта ике БПЛА һөҗүме турында расланган мәгълүмат бар. Бер аппарат куркынычсызлык чаралары нәтиҗәсендә объектка барып җитә алмаган, икенчесе техник корылмага бәрелгән», - дип язган Бречалов.
Искәртеп үтик, күптән түгел Татарстанда икенче тапкыр «беспилотниклар куркынычы», Түбән Кама аэропортында «келәм» режимы игълан ителде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии