На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

Иннополис БРИКС илләре элемтә министрлары очрашуын кабул итәчәк

Октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан Иннополиста 26 һәм 27 сентябрьдә БРИКС илләре элемтә министрларының 10нчы очрашуы һәм БРИКС цифрлы форумы узачак. Бу хакта ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдиновның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике вакыйга да Россиянең БРИКСтагы рәислеге кысаларында оештырыла.

Цифрлы форумда дәүләт һәм бизнес вәкилләре, цифрлаштыру өлкәсендәге экспертлар һәм мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак. Төп темалар итеп ясалма фәһем, цифрлы компетенцияләр һәм цифрлы инфраструктура билгеләнде.

БРИКС илләре элемтә министрлары очрашуы – ел саен үткәрелә торган вакыйга. Анда оешмага керүче дәүләтләр арасында цифрлы икътисад һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр тармагында хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтү мәсьәләләре карала.

10нчы очрашуның төп темасы түбәндәгечә формалаштырылган: «Үзара бәйләнешкә каршы суверенитет: баланс эзләү». Аның нәтиҗәләре буенча ясалма фәһем технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекнең, цифрлы компетенцияләрне бергә үстерү һәм үзара тануның, цифрлы инфраструктурадан дискриминацион булмаган рәвештә куллану мөмкинлеген тәэмин итүнең төп принципларын, гомуми алымнарын һәм юнәлешләрен чагылдыручы декларацияне кабул итү күздә тотыла, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә ТР башкаласында уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашуын инде раслады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх