Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков Сабада яшьләр үзәге төзелеше белән танышты. Бу хакта http://saby-rt.ru хәбәр итә.
Министр урынбасарын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эльмир Рамазанов, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов озатып йөрде. Эшлекле сөйләшүдә төзелешне алып баручы ООО СФ «Таш» төзелеш компаниясе вәкиле дә катнашты.
Хәзерге вакытка объектта металл конструкция һәм профнастил монтажлау, шулай ук җылылык трассасын салу эшләре дә тәмамланган. Бүгенге көндә сендвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 7 техника һәм 16 эшче эшли. Үзәкне якынча киләсе ел азагына тапшыру планлаштырыла.
Свежие комментарии