На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Питрәч районында Коръән уку дәресләре үткәрелә башлый

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – Раҗәб һәм Шәгъбан айлары дәвамында Питрәч районы Яңа Шигали авылы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү планлаштырыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Дәресләр Званка һәм Яңа Шигали авыллары мәчетләрендә уза. Элемтә өчен телефон (WhatsApp): +7 903 306-25-91 (ир-атлар өчен), +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар өчен).

Ссылка на первоисточник
наверх