На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестивале географиясен киңәйтә

«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара мөселман киносы фестивале киң колач ала. Татарстанның 43 районында конкурс һәм конкурстан тыш программалардан фильмнарны тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбрә итә.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, проект чикләрен киңәйтү идеясе күптән булган.

«Узган ел проект кысаларында без беренче тапкыр республиканың берничә муниципаль берәмлеген колачларга омтылдык. Шулай итеп без районнарга Ольга Акатьеваның «Я делаю шаги» картинасын тәкъдим иттек. Уңышлы омтылыш булды: Пушкин картасы буенча гына да бик күп укучылар килде. Быел фестиваль чорына бөтен челтәребезне колачлап, берьюлы берничә фильм күрсәтәбез», – дип планнары белән уртаклашты Айтуганова.

Ул билгеләп үткәнчә, программага яшүсмерләргә юнәлдерелгән фильмнар, шулай ук өлкән буында кызыксыну уятырлык кинопроектлар керәчәк. Республика районнарында яшәүчеләр «Татаркино» картиналарын күрәчәк.

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх