На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ялларда Татарстанда -18 градуска кадәр суыта

Татарстанда аномаль җылылыктан соң һава температурасының түбәнәюе көтелә. Бу төньяк-көнбатыштан күчүче антициклон белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Әйтик, җомга һәм шимбә, 6-7 декабрьдә, болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -13.

.-16 градус тәшкил итә, аязган вакытта -16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -9..-3 градусны күрсәтәчәк.

8 декабрьдә төнлә явым-төшем көтелми, шулай да көндез Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якыная, ул бераз кар алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -14..-9 градус, аязган вакытта -18 градус, көндезге сәгатьләрдә -10..-5 градус тәшкил итәчәк.

Якынча фаразлар буенча, дүшәмбе бераз кар ява, ә сишәмбедә төбәк актив атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк – кар фаразлана, аерым районнарда буран һәм көчле җил күзәтелергә мөмкин. Термометрның терекөмеш баганасы төнлә -10..-5 градус, көнчыгыш районнарда -14 градус, көндез исә -7..-2 градусны күрсәтәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх