Универсиада авылына чит илләрдән беренче делегацияләр - БРИКС илләренең Спорт уеннарында катнашачак спортчылар килде. Бразилия һәм Мали җыелмаларының очрашуы сурәтләнгән видео «Татмедиа» телеграм-каналында урнаштырылган.

Кунакларны татар милли киемнәрендәге музыкантлар һәм Уеннарның талисманы - Бриксик кушаматлы леопард каршы алды.
Универсиада авылына урнашырга килгән Буркина-Фасо спортчылары да үз илләре турында җыр башкарды.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Венесуэла делегациясенең беренчеләрдән булып БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килүе хакында хәбәр иткән иде. 12-23 июньдә узачак ярышларда 97 ил катнаша.
Бразилия, Мали, Буркина-Фасо спортчылары БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килде
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии