На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Фәрит Мөхәммәтшин: Беларусь белән төбәкара диалог практикасы нәтиҗәле булуын исбатлады

Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь төбәкләренең XII форумы тәмамланды, аның төп темасы яшьләрнең тарихи хәтерне саклауда һәм союздаш дәүләтне үстерүдә катнашуы булды. Татарстан делегациясен чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» форумында ике илнең Закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләре очрашты. Катнашучыларга видеосәламләү сүзләре белән Россия һәм Беларусь президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко мөрәҗәгать итте.

Татарстан гадәттәгечә форум эшендә актив катнаша. Республика Беларусь белән товар әйләнеше күләме буенча лидерлар унлыгына керә — узган ел нәтиҗәләре буенча ул 742,4 млн доллар тәшкил итте. Парламентара хезмәттәшлек тә үсә: Минск өлкәсе һәм Беларусь районнары белән килешүләр имзаланды, алмашу визитлары актив уза, шул исәптән хатын-кызлар депутат берләшмәләре катнашында.

«Бүген Түбән Новгородта союздаш дәүләтләрнең тугандаш халыклары активы җыелуы бик күңелле. Шушы еллар эчендә без бер-беребезгә якынрак һәм кирәклерәк булдык, ә безнең хезмәттәшлек тагын да тыгызрак. Элек парламентара килешүләр имзалаган Беларусь коллегалары белән бүгенге аралашу ике ил өчен дә мондый төбәкара багланышларның, элемтәләрнең мөһимлеген тагын бер кат раслады», - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин ике ил парламентларының югары палаталарына системалы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яшьләр сәясәте һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклау мәсьәләләре мөһим булып калуын билгеләп үтте.

Шулай ук сәүдә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, гуманитар һәм мәдәни багланышлар мәсьәләләре дә күтәрелде. Аерым алганда, Казанда беларусьларның «Спадчына» оешмасы актив эшли, Иван Купала бәйрәме үткәрелә, ә Витебск өлкәсендә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл куелган.

Форум Россиянең 79 төбәгеннән һәм Беларусьның барлык өлкәләреннән 800дән артык катнашучыны җыйды. Киләсе очрашу Беларусь ягында узачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх