На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Владивостокта яңа урамга беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исеме биреләчәк

Владивостокта яңа урамга Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар Гыйльфан Батыршин исеме биреләчәк. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

«Татарлар 1990 еллардан бирле Владивостокта Батыршин урамын булдыру турында хыялландылар.

Ул эш әле генә барып чыкты. Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Владивосток шәһәрендә яңа бер урамга аның исемен бирүне хуплады. Йортта аңа элмә такта да урнаштырачакбыз. Ачылу тантанасында Кировск – Луганск – Казан шәһәрләре телекүпер аша тоташачак, шундый матур өчпочмак килеп чыгачак. Бер татар кешесе өч Россия субъектын бәйли», – диде ул.

Васил Шәйхразыев Гыйльфан Батыршинның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче татар булуын искәртте.

«Каһарман Гыйльфан Батыршинның әти-әнисе Казан шәһәре белән бәйле кешеләр. Ул чик сакчысы булып хезмәт итә, 1938 елда беренче булып Советлар Союзы Герое исемен ала. 1947 елда Токиодан кайтканда фаҗигале рәвештә авиаһәлакәттә һәлак була. Без аның белән горурланырга, аны хәтерләргә тиеш», – диде ул.

  • Гыйльфан Батыршин – совет чик сакчысы. 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы, СССР НКВД Посьет чик буе отряды отделениесе командиры булып хезмәт итә. Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар.
Ссылка на первоисточник
наверх