Татарстан Дәүләт Советының аеруча әһәмиятле яисә тулысынча яшерен мәгълүмат турында хәбәрдар булган депутатларына чит илләргә чыгуны чикләргә мөмкиннәр. Законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Депутат вәкаләтләрен башкаруга бәйле рәвештә аеруча әһәмиятле яисә тулысынча яшерен мәгълүмат турында хәбәрдар булган депутатның Россия Федерациясеннән чыгу хокукы вакытлыча чикләнергә мөмкин», — дип билгеләп үтелә текстта.
Документны ТР Дәүләт Советы 2024 елның 27 сентябрендә кабул итте. Аннан аңлашылганча, тиешле карарны ТР Дәүләт Советы Рәисе кабул итә ала.
Свежие комментарии