На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Черек күл»дә паркларның җәйге программасы ябылышы була

28 сентябрьдә «Черек күл» паркында җәмәгать киңлекләренең җәйге программасын ябу чарасы уза. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны экскурсия, «Шәһәр бакчачылары» мәктәбенең чыгарылыш кичәсе һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләгән «Кулдан ясалган күргәзмә» көтә.

Тамашачылар каршында Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова һәм «Паркларда Stand Up» проекты финалистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук Malsi Music чыгышы көтелә. Кичә азагында исә ял итүчеләргә җәйге сезон турында йомгаклау видеосын тәкъдим итәчәкләр.

Биредә шулай ук өстәл уеннары буенча мини-чемпионат узачак.

Чаралар 14:00 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр узар, дип көтелә. Тулырак расписание белән сайтта танышырга була.

Ссылка на первоисточник
наверх