На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре өмә үткәрде

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Экологик иминлек» илкүләм проекты һәм «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында зур өмә үткәрде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та кушылды. Катнашучылар «Чулман диңгезе» пляжының яр буйларын җыештырды, территорияне җәйге сезонга әзерләде, аннары «Семрук» туристлык комплексының төп керү урыны янына 15 нарат утырттылар.

Экологик акция шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышланды һәм сугыш геройлары истәлеген саклауга юнәлдерелде. Утыртылган агачлар җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерүнең җанлы символы булачак.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итү максатыннан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Анда Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Җиңү полководецлары» Хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы катнашында уза.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый инициативаларның мөһимлеген ассызыклады. «Без табигать белән якын булырга тиеш. Саф һава, су, җир – иң мөһиме. Экология мәсьәләләре бездә һәрвакыт өстенлекле булды. Табигатебезне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк», – диде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх