Алабуга шәһәр суды Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, теркәү-имтихан алу бүлекчәсе башлыгы Илфир Васыйловны ришвәт алу турындагы эш буенча тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«19 мартта Илфир Васыйловка карата 2025 елның 17 маена кадәр сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды», – дип ачыклык керттеләр судта.
«Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Илфир Васыйлов вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып мошенниклык кылуда һәм берничә ришвәт эпизодында гаепләнә.
Свежие комментарии