Владивостокта Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Аның чыгышын Казанда телемост аша карадылар. Чара Россия гимны белән башланып китте.
«Агымдагы ел – Ватанны саклаучылар елы, дип игълан ителде. Хәзер без Владивосток шәһәрендә Советлар Союзы Герое Батыршин урамында мемориаль такта ачабыз. Приморье краеның югары вазыйфаи затына, Губернатор Олег Николаевич Кожемякога һәм Владивосток шәһәре администрациясе җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Батыршин бүген Россия Федерациясенең өч алдынгы субъектын берләштерүче шәхес булып тора», – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.
Истәлек тактасы кую Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко, Приморье крае Хөкүмәте, Владивосток шәһәре башлыгы Константин Шестаков, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме, шулай ук җәмәгать эшлеклесе Эльмир Вәлитовның финанс булышлыгы белән башкарылган.
Казандагы телемост Гыйльфан Батыршинга куелган Истәлек билгесе янында оештырылды. Тантанада шулай ук чик сакчылары Батыршинның якташлары – әнисенең туган ягы Биектау районы Ямаширмә авылы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре һәм тарихчылар катнашты.
Свежие комментарии