Татарстан Республикасы Иранда һәм Һиндстанда үз вәкиллекләрен ачарга җыена. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сөйләде. РБК-Татарстан шул хакта хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта Татарстанның Иранда вәкиллеген ачу буенча эш алып барыла. Моннан тыш, Һиндстан буенча планнар бар», - диде министр урынбасары.
«Минемчә, Иран вәкиллеген без тизрәк ачачакбыз, ә Һиндстанда – бераз соңрак», - дип ачыклык кертте Лернер.
Аның сүзләренчә, Татарстанның элек ачылган барлык вәкиллекләре «РФ Тышкы эшләр министрлыгы биргән юнәлештә» эшләрен дәвам итә.
Хәзерге вакытта Иран республиканың зур тышкы сәүдә партнеры булып тора, товар әйләнеше үсә, әмма аның 90 проценты Татарстан май продукциясе – көнбагыш мае экспортыннан тора, дип искәртте министр урынбасары.
«Әмма элемтәләрне үстерүгә ике якның да кызыксынуы бар, бигрәк тә «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыруда», – дип ышандырды Лернер.
«Ираннан импорт планында полимер, энергетика кызыклы булыр иде, чөнки аларның базарында зур уенчылар бар, шулай ук, минем белүемчә, анда цемент күп һәм башкалар», – дип өстәде ул.
Свежие комментарии