<p>Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә башлаган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.</p> <p>Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала.
9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.</p> <p>Лубян урман-техника көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә, диелә хәбәрдә.</p>Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итә башладылар
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии