22 февральдә 9:00 сәгатьтә Яңа Кәшер авылында Әлмәт районының 55нче авыл халкы спартакиадасы уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Спартакиада программасында аркан тартышу, шахмат, шашка, кул көрәше, гер күтәрү, йөзү, ГТО нормативларын тапшыру каралган.
Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары өчен пневматик винтовкадан ату ярышы була.
Катнашу турында тулырак мәгълүматны авыл җирлеге башлыкларыннан алырга мөмкин.«Дусларыбызга һәм якташларыбызга ярдәм итәргә, шулай ук спорт бәйрәме атмосферасыннан ләззәт алырга чакырабыз!» – диелгән хәбәрдә.
Свежие комментарии