На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Тинчурин театры Фидан Гафаров үзе өчен язылган дип санаган пьеса буенча спектакль чыгара

Тинчурин театры 91 нче театраль сезонның алтынчы премьерасын әзерли. «Бәхет хакы» спектаклен Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгара. Премьера 22 һәм 23 майда көтелә.

«Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта.

«Бәхет хакы» спектакленең төп герое - композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый», дип булачак спектакль турында мәгълүмат бирә театрның матбугат үзәге.

Пьеса авторы – татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова. Спектакльнең иҗат төркеме: сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Екатерина Горшкова, композитор — Марат Әхмәтшин, хореограф — Ләйсән Вәлиәхмәтова, хормейстер — Алия Хәмзина, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров.

Театр бу пьесаның моңа кадәр Татарстанда әле бер дә куелмаган булуын искәртә. «Театр җитәкчелеге миңа куелачак спектакльнең жанрына карата үз теләкләрен җиткерде. Мин берничә пьеса тәкъдим иттем. Җитәкчелек шушы әсәрне сайлап алды. Ул иҗат кешеләре турында, ягъни артистларның үзләренә аеруча якын тема. Халыкка да кызыклы булыр, чөнки гади тамашачы да теарга сәнгать белән якынаер өчен килә. Аларга эчке кухня да кызыктыр», дигән әсәр турында Рамил Фазлыев.

Татарстан тамашачысы бу әсәрне Гафури театры куелышында театрның Казан гастрольләре аша яхшы белергә мөмкин. Гафури театрында төп рольдә – легендар Фидан Гафаров. «Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен автобиографик дияргә мөмкин. Автор минем турында язуын әйтмәсә дә, охшашлыклар бик күп», — дигән иде Фидан Гафаров театрның 2021 елгы гастрольләре алдыннан.

Гафури театры куелышы Фидан Гафаров җырлары белән бара. Тамашачы озак еллар бу спектакльгә яратып йөри — аншлаг белән карый.

Ссылка на первоисточник
наверх