
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумында республика Кытай белән хезмәттәшлек итәргә теләгән өлкәләрне санап чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Без югары технологияләр, электроника, энергетика, биомедицина өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә телибез», – диде Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, республика һәм Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше арта - 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 3,3 миллиард долларга җитте.
«Татарстан Кытайга үз предприятиеләрендә җитештерелгән продукцияне – йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, газ суырту җайланмалары, шиннар, компрессорлар, медицина кораллары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен сатарга тели», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.
Ул белдергәнчә, Татарстан ике дәүләтнең мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.
«Безнең илләрнең Хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча актив эш алып бара. Без бу процессларда төбәк дәрәҗәсендә катнашырга әзер», - диде Татарстан лидеры.
Ул республикага Кытай Халык Республикасы җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килүен билгеләп үтте. Мәсәлән, 2024 елның октябрендә БРИКС саммитына Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, ә 2025 елның маенда «Идел – Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советының бишенче утырышына Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин килде.
Миңнеханов шулай ук Татарстанда 2,7 мең Кытай студенты белем алуын әйтте. Ул кунакларга Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан югары уку йортлары белән фәнни бергәлекләр арасындагы элемтәләрне үстерергә тәкъдим итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии