Тукай районы Калиновка авылы янында буада бер ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде – ул кеше, бозның ватылып баруына карамастан, буа өстенә балык тотарга чыккан, дип хәбәр итә Татарстан МЧС хезмәте.

Фото: t.me/mchstatarstan
Чаллы МЧС бүлеге коткаручылары буадан ир-атның гәүдәсен чыгарган. Мәет ярдан 6 метр ераклыкта, боздан ачылган су өстенә калыккан булган.
Бу кешенең шәхесе хәзер ачыклана, диелә.Фаҗиганең сәбәбе - сулыкларда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү (җимерелеп баручы боз өстенә чыгу), дип искәртә МЧС хезмәте.
Свежие комментарии