На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак Казанда вакыйгалар планы билгеле

2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак Казанда нинди вакыйгалар узачагы билгеле булды. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта белдерделәр.

«Чаралар планы әле әзерләнә дип уйлыйм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештыру комитеты төзелә. Безнең бурыч - чараларны ниндидер тар максатчан бер аудиториягә юнәлдерү түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк колачлау.

Безнең милли, инде танылган брендлар да бу көн тәртибенә туры килер дип уйлыйм», – дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ачылу һәм ябылу тантаналары киләсе елның апрель һәм ноябрь айларына планлаштырылган. Презентациягә караганда, алар Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак.

Шулай ук планга түбәндәгеләр кертелгән:

  • 2026 елның апрелендә «Телнең күптөрлелеген саклау» форумы,
  • Май аенда «Россия — Ислам дөньясы» XVI халыкара икътисади форумы,
  • Май аенда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы;
  • Июнь аенда мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы илләре министрлары форумы (ИСЕСКО) ;
  • Июль аенда «Тормыш стиле мәдәни код» Этно-Fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале,
  • Сентябрьдә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале,
  • Октябрьдә Халыкара ислам сәнгате фестивале,
  • Октябрьдә Халыкара каллиграфия күргәзмәсе.

Искәртик, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы була.

Ссылка на первоисточник
наверх