На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Fashion Iftar кысаларында Камал театрының яңа бинасында модага кагылышлы лекторий узачак

Быел Fashion Iftar 20-21 март көннәрендә оештырыла. Беренче көнне гадәттәгечә хатын-кызлар өчен ифтар булса, икенче көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында мода темасына кагылышлы лекторий оештырыла. Бу хакта матбугат очрашуында проектның авторы Җәннәт Минһаҗева сөйләде.

«Fashion Iftar тирәсендә актив хезмәттәшлек итүче, бер-берсенә ярдәм итүче стилистлар, дизайнерлар, хатын-кызлар берләшмәсе барлыкка килде. Аларның үзләре әйтүенчә, Fashion Iftar киенү турында гына түгел, бу үзара хезмәттәшлек һәм яшәү рәвеше тарихы, биредә кызлар исламны кабул итәләр, үзләренә ярдәм даирәсен табалар. Икенче көнгә без лекторий куйдык: анда шулай ук маркет, партнерлар өчен зона эшләячәк», – диде ул.

Лекторийда Мәскәүдән, Казаннан чакырылган спикерлар катнашачак, шулай ук хәләл банкинг тармагын үстерүче вәкилләр дә булачак.

Җәннәт Минһаҗева әлеге көн быел эксперименталь рәвештә генә оештырылса да, киләчәктә лекторийны Халыкара дәрәҗәдә үткәрергә өметләнүен белдерде.

Оештыручылар билгеләвенчә, лекторийга алдан бушлай теркәлү узарга кирәк. Икенче көнгә дресс-код юк. Лекторий 11:00дән башлап 17:00гә кадәр узачак, шулай ук Fashion Iftarның икенче көнендә ир-атлар да катнаша алачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх