На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мәскәүдә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган кичә була

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара туган телләр көнендә – 21 февральдә – бөек татар галиме, тел белгече, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган чара узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Программа кысаларында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, Татар мәдәнияте үзәге коллективлары һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары катнашында концерт программасы каралган.

Кичә кунаклары Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында лекция тыңлый алачак.

Чараны Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мәскәүдәге Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәге оештыра.

Ссылка на первоисточник
наверх