На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

XXIV Федераль Сабантуйда ат чабышлары башланган

5-6 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй оештырыла. Бәйрәм программасы ат спорты ярышлары белән башланды. Анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнаша, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Ат чабышлары традицион рәвештә бәйрәмнең иң тамашалы өлешләренең берсе булып тора.

Ат чабышы спортында ике яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнашты. Спорт бәйрәменең гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәм кунаклары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев аралашкан. «Ул алар белән әлеге чара турында фикер алышты һәм Федераль дәрәҗәдә үткәрелүче милли Сабантуй бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх