На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...
  • fisher
    Доходчиво изложил, заразаМөхәммәтшин бюдже...

Миңнеханов Пезешкианны Иран Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Президенты сайлауларында Мәсуд Пезешкианны җиңүе белән котлады. Телеграмманың текстын ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

«Иран Ислам Республикасы Президенты сайлауларында җиңүегез уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итүегезне сорыйм.

Сезнең белән бу мөһим вакыйганың шатлыгын уртаклашам. Әлеге вакыйга Иран халкының сезгә ныклы ышаныч белдерүе, сезнең дәүләт эшчәнлегегезне югары бәяләве турында сөйли», – дип билгеләп үтә Миңнеханов.

Татарстан Рәисе киләчәктә Казан белән Тәһран арасындагы элемтәләрне уңышлы үстерүгә өметен белдерә. Бу, үз чиратында, Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итәчәк, дип саный ул.

«Чын күңелдән туган илегез файдасына актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруыгызны, нык сәламәтлек, иминлек һәм күпкырлы эшегездә уңышлар телим», – дип нәтиҗә ясый республика җитәкчесе.

Искәртик, Мәсуд Пезешкианны җиңүе белән Россия Президенты Владимир Путин да котлады.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх