На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасында җыелган икмәк сыйфаты шунда ук тикшерелә

Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасында җыелган икмәк сыйфаты шунда ук лабораториядә тикшерелә. Агрофирма урып-җыю компаниясенә 17 июльдә старт бирде, дип яза «Актаныш-информ» сайты.

Айман һәм Иске Кормаш бүлекчәләренең көзге бодай басуларында техника гөрелтесе кичкә кадәр тынып тормый. Көннәрнең аяз торуыннан файдаланып игенчеләр күбрәк мәйданнардан икмәк җыеп алырга тырыша.

Хәзерге вакытта барысы 17 комбайн агрофирма басуларын иңли.

Уҗым культураларының һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш чыга. Икмәкнең дымлылыгы 16 процент.

Агрофирма басуларыннан җыелган икмәк Иске Айман элеваторына кайта. Ашлыкның сыйфаты шунда ук лабораториядә тикшерелә. Дымлылыкны һәм көзге бодайның башка күрсәткечләрен төгәл билгеләгәч, бөртекләрне 3, 4, 5 нче класслы бодайга аералар, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх