На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Россиядә банкларны, аферада шикләнгән очракта, акча күчерүне туктатырга мәҗбүр итәчәкләр

Банклар, акча алучы турында мәгълүматлар РФ Үзәк банкының «Клиент рөхсәтеннән башка акча күчерү очраклары һәм омтылышлары турында»гы мәгълүматлар базасында булган очракта, акча күчерүне ике көнгә туктатып торырга мәҗбүр ителәчәк. Юкса, кредит оешмасы җибәрүчегә акчаны 30 календарь көн эчендә кайтарып бирергә тиеш була.

Шул хактагы закон 2024 елның 25 июленнән үз көченә керә, дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.

Әгәр клиент шушы ике көндә операцияне кабатласа, акча күчерү яңадан туктатыла. Өстәвенә, кредит оешмасы кешегә операциянең узмавы хакында хәбәр итәчәк, туктатып торуның сәбәбен һәм срогын күрсәтәчәк. Әгәр клиент ике көннән соң яңадан шул ук шикле счетка акча күчерергә тырышып караса, бу очракта банкка операцияне башкарырга туры киләчәк, әмма моның өчен ул финанс җаваплылыгын үз өстенә алмаячак.

Банклар шулай ук мошенниклык операцияләренең яңа төсмерләре буенча акча күчерүне туктатачак. Бу очракта ул клиентны түләүнең мошенникларга билгеләнү ихтималы турында кисәтә. Әгәр кеше акча күчерүне расласа, бу очракта банк, Үзәк банкның мәгълүматлар базасында акча алучы турында белешмәләр тапмаса, акчаны күчерәчәк.

Үзәк банкта раслауларынча, яңа чаралар кешеләрне мошенникларның гамәлләреннән сакларга тиеш. Россия Банкы финанс оешмаларының закон нормаларын ничек үтәвен тикшереп торачак.

Ссылка на первоисточник
наверх