На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Равил Әхмәтшин махсус операция барышында каты яраланган офицерга медаль тапшырды

Татарстан вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Санкт-Петербургта С.М.Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә кече лейтенант Айдар Сәйфетдиновка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Әлмәт егете хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләккә лаек булды.

Айдар Сәйфетдинов – махсус хәрби операциядә катнашучы. Узган, 2024 елда ул катыр яралана һәм аякларын югалта. Хәрби-медицина академиясендә дәвалана, хәзер тернәкләнү уза.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта хәрби медиклар мемориалына чәчәкләр куйды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 3 мартта Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Фото һәм видео: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән.

Ссылка на первоисточник
наверх