На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Мәдәни кодны эзләгәндә» проектын Казанда гамәлгә ашырырга ниятлиләр

«Ватан Геройлары» яшьләр тарихи форумы хәзерге вакытта Санкт-Петербургта гамәлгә ашырыла торган «Мәдәни кодны эзләгәндә» проектын Мәскәү һәм Казанга таратырга ниятли. Форумны оештыручы һәм аның җитәкчесе, 19 яшьлек Владислав Курбатов шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Проектны Казанда да гамәлгә ашырырга ниятлибез, анда 2024 елның ноябрендә күчмә сессия уздырган идек.

Бу юнәлештә эшлибез, быел гамәлгә ашыра башларбыз дип уйлыйм», - дип искәртте активист.

Параллель рәвештә проектны Мәскәүдә гамәлгә ашыру буенча да эш алып барыла. «Иң мөһиме, мәктәп укучылары үз шәһәрләрен яңа яктан белә. Бу - проектның төп бурычы», - дип аңлатты ул.

Курбатов фикеренчә, инициативаны киңәйтү өчен, беренче чиратта, экскурсияләр оештырырга әзер булган волонтерлар кирәк, чөнки аның карашынча, «спикерлар һәм истәлекле урыннар белән проблемалар юк: барлык шәһәрләр дә архитектурага һәм профессионалларга бай».

Биредә инженерлар, тарихчылар, икътисадчылар, юристлар – урынның мәдәни кодын формалаштыручы һәркем турында сүз бара. «Минемчә, мондый франшиза бөтен җирдә дә эшли ала, чөнки ул аңлаешлы», – ди Курбатов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх