Казанда башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
Татарстан башкаласын инде ике дистә ел дәвамында җитәкләгән Илсур Метшин яңадан Казан мэры итеп сайланды. Бу юлы процедура яңача узды – шәһәр думасы депутатларына кандидатларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы вазифасына Метшин белән беррәттән КПРФ һәм «Яңа кешеләр» партиясе вәкилләре дәгъва итте. Бу хакта тулырак – «Татар-информ»ның Казан Ратушасыннан репортажында.
Бишенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясенең көн тәртибендә иң төп мәсьәлә шәһәр мэрын сайлау булды
Фото: kzn.ru
Миңнеханов мэр вазифасына өч кандидат тәкъдим итте
Бишенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясенең көн тәртибендә иң төп мәсьәлә шәһәр мэрын сайлау булды. Анда Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Ул искәрткәнчә, быел РФ субъектлары башкалаларының муниципаль берәмлекләре башлыкларын сайлау тәртибе федераль дәрәҗәдә үзгәртелде. Ягъни Россиянең барлык төбәк башкалаларында мэр вазифасына кандидатларны турыдан-туры субъектның җитәкчеләре сайларга тиеш.
Быел көзен Россиядә төбәк башкалаларының 25 мэры сайланачак. Аерым атаганда, Түбән Новгород, Ижевск, Чебоксар, Краснодар, Әстерхан, Ульяновск, Самарада һәм башкаларда.
Исемлектә кимендә ике дәгъвачы булырга тиеш иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өч кандидатура тәкъдим итте. Исемлекне Әсгать Сәфәров укыды. «Бердәм Россия» партиясеннән Казанның гамәлдәге мэры Илсур Метшин, КПРФтан Александр Комисаров һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Роза Гайнетдинова тәкъдим ителде.

Әсгать Сәфәров искәрткәнчә, быел РФ субъектлары башкалаларының муниципаль берәмлекләре башлыкларын сайлау тәртибе федераль дәрәҗәдә үзгәртелде
Фото: kzn.ru
КПРФтан һәм «Яңа кешеләр»дән кандидатлар җәен суны сүндерү уңаеннан борчылуларын белдерде
Һәр кандидатка чыгыш ясау өчен вакыт бирелде. Гайнетдинова белән Комисаров үз чыгышында яңа мэрга хәл итәргә туры киләчәк проблемаларга игътибар итте.
«Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат инженерлык челтәрләренең 70 процентка тузуы турында әйтте, калдыкларны утильләштерүнең системалы механизмын булдырырга һәм җәен кайнар суны сүндерү вакытын биш көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итте.
КПРФтан кандидат Комисаров торак-коммуналь хуҗалык системасын шәһәр контроленә кайтару, шәһәр халкына Казанның матурлыгы белән ләззәтләнергә комачаулый торган коймаларны һәм юл буендагы саклагыч экраннарны алып кую, шулай ук муниципаль парковкалардан штрафка «эләктерү» өчен тозак ясаудан туктау өчен чыгыш ясады.
Ике кандидат та кешеләр кондиционерлар белән җилләтелә торган уңайлы автобусларда эшкә, укуга һәм үз эшләре буенча бара алсын өчен шәһәрнең автопаркын яңартырга кирәк булуы турында әйтте.

Метшин: «Әлеге посттагы һәр яңа биш еллык цикл алдагысына охшамаган»
Фото: kzn.ru
Метшин Казанда Универсиада үткәрү хокукыннан алып БРИКС саммитына кадәр узган юлны искә алды
Илсур Метшин исә үзенең чыгышында проблемалар турында түгел, ә Казан командасының казанышлары турында сөйләде. Исегезгә төшерик, ул 2005 елда Казан администрациясен җитәкләде, 2006 елда башта башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде, ә аннары муниципаль берәмлек башлыгы итеп сайланды.
Казан 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукына ия булганнан бирле 14 ел вакыт узган, дип искәртте Метшин. Шул вакыттан башлап Казанда бөтенроссия һәм дөнья дәрәҗәсендәге әһәмиятле чаралар үткәрелә башлады, узган елның октябрендә шәһәребездә БРИКС саммиты узды.
Әлеге посттагы һәр яңа биш еллык цикл алдагысына охшамаган, диде Метшин. Шулай да пандемия чорындагы сынауларны җиңеп чыгып, махсус хәрби операция башлангач, шәһәр халкына ярдәм итә алдык. Бу республика җитәкчелегенең һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, диде шәһәр башлыгы.
«Казан командасын беләләр генә түгел, безгә үрнәк буларак карыйлар», – дип билгеләде Илсур Метшин.
20 еллык эшнең нәтиҗәсе (Метшин Татарстан башкаласын нәкъ менә 20 ел җитәкли) – казанлыларның дөньяга карашы үзгәрү, дип саный мэр. Казан халкы тагын да ныграк уңайлашкан һәм элеккечә яңалыкларга ачык булган шәһәре белән горурлана.

Метшин якындагы биш елга шәһәрне үстерү концепциясен – «Зур казан» программасын тәкъдим итте
Фото: kzn.ru
«Киләсе буынның нинди башкалада яшәячәге өчен җаваплы булабыз»
Метшин шулай ук якындагы биш елга шәһәрне үстерү концепциясен – «Зур казан» программасын тәкъдим итте.
«Безнең сайлау алды программасының чыганагы – кешеләрнең өмете, идеясе һәм теләкләре. Ул Казан алдында торган яңа мәсьәләләрне чагылдыра», - диде Метшин.
Юнәлешләр арасында – коммуналь өлкәне яхшырту. Метшин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә финанслар җитми, шул сәбәпле шәһәрнең коммуналь челтәрләренең зур өлеше тузган. Аның сүзләренчә, иң нык авария хәлендәге участокларны реконструкцияләү өчен документлар инде әзер. Тагын бер бурыч – иске торак фондындагы газ колонкалары торган йортларны модернизацияләү программасын булдыру һәм гамәлгә ашыру.
«20 ел мэр булып эшләү дәверендә «Казанның үзенең чикләреннән ташып чыгуын күрдем», – диде Метшин. Ул миграция проблемасы турында әйтеп узды: Татарстан башкаласына көн саен 100 меңнән артык кеше эшкә килә. Шул уңайдан «Зур Казан» программасының тагын бер юнәлеше килеп чыга – Казан шәһәр агломерациясе кысаларында шәһәр яны районнарын Казан белән берләштерергә кирәк.
Метшин шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту эше дәвам итәчәген әйтте. Шәһәрдә алга таба да сәнәгать зоналарын реновацияләү, җәмәгать транспортын яхшырту, шулай ук «Казан – судагы шәһәр» концепциясен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәкләр.
«Зур Казан» программасының аерым блогы экологиягә һәм шәһәрнең тотрыклы үсешенә багышланган. Чүп полигоннарына ташлана торган чүп-чар күләмен киметү һәм калдыкларны аерым җыю, икенчел чималны эшкәртү өлкәсен үстерү өчен шартлар булдыру максаты куелган.
«Без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм киләсе буыннарыбызның нинди Казанда яшәячәге өчен җаваплы», - дип белдерде Казан мэры.
Илсур Метшинны күпчелек хуплады
Барлык өч кандидатның да чыгышын тыңлаганнан соң, Казан шәһәре думасының 46 депутаты бюллетеньнәр алды һәм тавыш бирү өчен күрше залга кереп китте.
Нәтиҗәләр шундый: Илсур Метшин өчен 41 депутат, «Яңа кешеләр» партиясеннән Роза Гайнетдинова өчен бер кеше, Александр Комисаров өчен дүрт кеше тавыш биргән.
«Казан шәһәре мэры вазифасына керешкәндә намусым һәм вөҗданым белән Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, шәһәр уставын үтәргә, шәһәрнең күпмилләтле халкының мәнфәгатьләрен якларга, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен хөрмәт итәргә һәм якларга, үземә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәргә, шәһәрнең чәчәк атуы һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен хезмәт итәргә ант итәм», – дип ант бирде бишенче срокка мэр итеп сайланган Илсур Метшин.

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Метшинга вазифаи билге тапшырды һәм мэр вазифасына керешүе белән котлады
Фото: kzn.ru
Сәфәров – Метшинга: «Кадерле дустым!»
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Метшинга вазифаи билге тапшырды, Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән мэр вазифасына керешүе белән котлады.
«Казанның казанышларында башкала җитәкчелегенең өлеше зур. Уңышның сере – көн саен тырышып эшләүдә һәм халык белән ышанычлы әңгәмә коруда, өстенлекле бурычларны дөрес билгеләүдә һәм барлык инстанцияләрдә шәһәр халкының мәнфәгатьләрен яклауда», – дип саный Сәфәров.
Ул искәрткәнчә, Казан мэры 2006 елдан «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеген җитәкли, 2022 елда Берләшкән милләтләр оешмасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты итеп сайлана, ә 2024 елдан БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясендә рәислек итә.
«Хөрмәтле Илсур Рәис улы, кадерле дустым! Сезне тагын бер тапкыр муниципаль берәмлек башлыгы – Казан шәһәре мэры вазифасына яңа срокка керешүегез белән котлыйм. Сезгә, барлык казанлыларга яңа уңышлар һәм башкалабызның чәчәк атуын телим», – дип мөрәҗәгать итте Метшинга Сәфәров.

Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановка ышанычы һәм яңа срокка кандидатура итеп тәкъдим итүе өчен рәхмәт белдерде
Фото: kzn.ru
Метшин: «Казан уңышлы вакыйгалардан соң беркайчан да кул кушырып утырмады»
Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановка ышанычы һәм яңа срокка кандидатура итеп тәкъдим итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевны телгә алды.
«20 ел элек Минтимер Шәрипович мине Казан шәһәр думасына тәкъдим итте. Безнең беренче Президентыбыз, укытучыбыз, остазыбыз. Вакыт бик тиз узып киткән кебек. Шушы вакыт дәвамында Минтимер Шәрипович һәм Рөстәм Нургалиевичның ярдәме белән башкарылган эшнең күләме уңаеннан барыбызга – безнең 1000 еллык Казаныбызны төзегән хезмәт сөючән халкыбызга, кадерле казанлыларга, ветераннарга һәм безнең буынга кадәр хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә», – диде Метшин.
Казанда федераль хакимиятнең һәм РФ Президенты Владимир Путинның ярдәме белән уздырылган һәр зур чара шәһәрне яңа дәрәҗәгә күтәрде, дип белдерде ул.
«Без беркайчан да уңышлы үткән чаралардан соң кул кушырып утырмадык, киләсе битне ачтык һәм яңа эшкә тотындык. Республика Рәисе белән казанлылар миңа чираттагы срокта Казан шәһәре Думасының, Казан командасының җитәкчесе булуны ышанып тапшыруы – минем өчен зур горурлык һәм дәрәҗә», - диде Метшин.
ТР Рәисе, республика Дәүләт Советы һәм шәһәрнең федераль үзәге ярдәме белән команда Казанны алга таба үстерү һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең иң югары өметләрен аклау өчен мөмкин кадәр барысын да эшләячәк, дигән ышаныч белдерде мэр.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде
Казан шәһәре Думасы сессиясендә тагын берничә мөһим карар кабул ителде. Метшин тәкъдим иткән кандидатуралардан Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары сайланды.
Беренче урынбасары яңадан Денис Калинкин булды, урынбасары – Евгения Лодвигова. Команданы шулай ук вице-мэр сыйфатында элек Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән Гүзәл Сәгыйтова тулыландырды.
Калинкин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс башлануы турында игълан итте. Сайлап алу йомгаклары буенча конкурс комиссиясе соңгы сайлау һәм билгеләү өчен кандидатуралар исемлеген тәкъдим итәчәк, җиңүче белән контракт төзеләчәк.
Конкурс комиссиясе составына Казан мэры Илсур Метшин, муниципалитет башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, ТР Премьер-министры урынбасары һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм муниципалитет башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова керде.
Кандидатларның РФ гражданлыгы, югары белем һәм җитәкче вазифаларда эшләү тәҗрибәсе (муниципаль хезмәттә кимендә ике ел яки белгечлек буенча дүрт ел) булырга тиеш.
Документларны 26 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Башкарма комитетның кадрлар сәясәте идарәсенә тапшырырга мөмкин. Шәхси әңгәмәләр гариза бирү датасына карап чиратлап узачак. Конкурс 13 октябрьдә Казан Ратушасында була.
Динара Прокопьева, «Татар-информ»
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии