На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казанда Дәүләт Советының элекке депутаты Рифат Ганибаевка хөкем карары чыгардылар

Казанның Вахитов районы суды Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты һәм инвалидлар берлеге башлыгы Рифат Ганибаевка хөкем карары чыгарды. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип таптылар.

«Гаепле дип танырга һәм 4 ел сынау срогы белән өч елда алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә.

Ганибаевның милкенә салынган арестны саклап калырга», – дигән судья.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Искәртеп үтик, тикшерү версиясе буенча, 2018 елның көзендә Рифат Ганибаев инвалидларга подгузниклар һәм сеңдерә торган пеленкалар кайтару буенча афера оештыра.

«Катыргы-полиграфик эшләнмәләр» фабрикасы башлыгы буларак, ул Социаль иминият фонды (ФСС) белән 88 миллионлык берничә килешү төзи. Ганибаев, хезмәт вазифаларын файдаланып, гигиена чараларын алу-тапшыру турында ялган актлар төзергә уйлый – ул кайбер инвалидларга подгузник һәм бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар алу турында имза куярга тәкъдим итә, тик товар соңрак килергә тиеш була. Бу ялган актлар ФССка тапшырыла.

Чынлыкта, инвалидларга вәгъдә ителгән подгузниклар һәм бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар бирелми. Тикшерү версиясе буенча, Ганибаев өч йөзгә якын кешене алдаган, Социаль иминият фондына миллион ярымлык зыян салган.

Ссылка на первоисточник
наверх