На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанның 2нче лицеенда белем алучы Гыймран Абдуллин Татарстанның «Ел укучысы» булды

Казанның 2нче лицей-интернаты XI сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин «Татарстан Республикасының ел укучысы» исеменә лаек дип табылды. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында мәктәп укучыларының һәм аларның остазларының республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында шул хакта билгеле булды.

«Ел укучысы» булу - зур мәртәбә. Безнең барлык җиңүләребез дә – уртак», - диде Абдуллин чарада катнашучыларга.

Гыймран Абдуллинга мәртәбәле бүләкне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

«Татарстан Республикасының ел укучысы» исеме мәктәп фәннәре кысаларындагы ярышларда һәм белем бирү процессындагы казанышлар җыелмасы буенча зур сәләтләрен күрсәткән укучыларга бирелә.

Абдуллин 2021-2022 уку елында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булган. 2022-2023, 2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында икенче урынны алган.

2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларында мәктәп укучыларының информатика буенча Бөтенроссия команда олимпиадасында беренче урынны яулаган.

2023 һәм 2024 елларда IOI халыкара олимпиадасында алтын медаль алган.

2025 елның августында узачак IOI олимпиадасында катнашу өчен Россия җыелмасына дәгъвачы булып тора.

Ссылка на первоисточник
наверх