На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Театры актрисасы Алсу Фәйзуллина: Артистка акыллы булырга кирәк

Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина театр дөньясы, аның киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Минем гомер буе җырчы буласым килде, тик актриса булырга этәргечләр күп булды. Консерваториядә укыганда, безнең төркем – «йолдызлар» төркеме булды: Илүсә Хуҗина, Эльза Исламова, Айдар Сөләйманов, Венера Протасова һәм башкалар – барысы да безнеке, Татарстанның атказанган артистлары.

Сәхнә теле дәресе вакытында безгә: «Сез үзегезнең төркемдәшләрегезне кем итеп күрәсез?» – дигән сорау бирде. Шул вакытта Айдар Сөләйманов: «Мин Алсуны театр актрисасы итеп күрәм. Мисал өчен, «Тапшырылмаган хатлар»да Галия ролендә», – дигән иде, ә мин бит ул вакытта театр турында уйламадым да. Бәлки, шул вакытта аның сүзләре орлык салып калдыргандыр.

Театрның киләчәге, һичшиксез, булачак, чөнки хәзер яшь буын – безнең балалар үсеп килә. Минем теләгем шул – балалар театрның тарихын белсеннәр, әсәрләрне укысыннар иде.

Мин үзем сәхнәдә 16 ел. Аның «кризисный» вакытлары булып ала. Ул вакытларда иң мөһиме – аек акыл белән уйларга. Алайса күп хәлләр ишеткән бар, артистларның юләрләнүе һәм башкалар турында. Эштән алай «фанатеть» итәргә ярамый, артистка акыллы булырга кирәк», – ди ул.

Алсу Фәйзуллина белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

  • Алсу Фәйзуллина: «Мин Кариев театрында үстем, башка театрга китүнең мәгънәсен күрмим»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх