На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Миңнеханов: Дәһшәтле еллар һәм геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм Telegram-каналында республика халкына мөрәҗәгать итте.

«22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн... Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә!

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!» – дип язган ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук сугыш башлану турында видеоязма урнаштырган. Анда документаль кадрлар күрсәтелә. Кадр артында ветераннарның – Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов, армия генералы, хәрби тарихчы Мәхмүт Гәрәев, партизан элемтәче Рәисә Рылова, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Муса Галимҗанов, разведчик Юрий Поповның истәлекләреннән өзекләр укыла.

Россиядә 2025 ел РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх