На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Азнакайда 5 көн элек югалган балыкчының мәетен тапканнар

Бүген коткаручылар 18 октябрьдә кичен Татарстанның Азнакай районы Урсай авылы янында Ык елгасында су коенганда батып үлгән 33 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә сөйләүләренчә, мәет фаҗига урыныннан дүрт километр ераклыкта табылган.

Исегезгә төшерик, узган шимбәдә ир-ат балык тотарга барган, су коенырга булган һәм батып үлгән.

Сишәмбе көнне водолазлар яр сызыгын һәм елга акваториясен карап чыккан һәм 50 мең квадрат метрлы территорияне тикшергән

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх