Бүген, 22 мартта, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы, ә көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, шулай ук җепшек кар көтелә.
Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, аннары төньяк-көнчыгыш юнәлешен алачак.
Кайвакыт 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.Төбәктә һава температурасы көндез 0..+3 градус, (Казанда +1..+3 градус) була.
«Татар-информ» белдергәнчә, март азагы Татарстанда нормадан 5 градуска җылырак була.
Свежие комментарии