На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Әлбир хәзрәт Крганов Чувашия мөфтие вазифасыннан киткән

30 елдан артык Чуашстан мөфтие булган Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов мөфти вазыйфасыннан китә. Китү сәбәбен ул эшендәге зур йөкләнеш булу белән аңлата.

Бүген Чувашиянең Шыгырдан авылындагы «Өч сәхәбә» исемендәге мәчетендә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына багышланган корылтае узган.

Корылтайда күтәрелгән төп мәсьәлә – төбәкнең яңа мөфтиен сайлау.

  • Әлбир Крганов 1994 елдан башлап Чувашия Республикасы мөфтие вазифасын үти. Хәтта 2016 елда Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы итеп билгеләнгәннән соң да, ул Чуашстан мөфтие вазифаларын башкаруын дәвам итте.

Корылтайдагы чыгышында Әлбир Крганов Россия мөселманнары Дини җыены тарафыннан координацияләнә торган федераль социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле рухи һәм административ эшнең җаваплылыгы һәм күләме шактый артуын билгеләп үткән. Шул сәбәпле ул үзен Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие вазифасыннан азат итүләрен сорап чыга.

Чувашиянең яңа мөфтие итеп Ильяс хәзрәт Сафиянов билгеләнчәк. Моңа кадәр ул Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган. Әлбир хәзрәт Крганов аны исламның традицион юнәлешен дәвам итүче буларак тәкъдим итте һәм бу вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, профессиональ җитәкче буларак танытуын билгеләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх