На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Путин КФУ студентларын һәм хезмәткәрләрен югары уку йортының 220 еллыгы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты укытучыларын, студентларын, аспирантларын һәм чыгарылыш укучыларын югары уку йортының 220 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу зур дата артында — зур, вакыйгаларга һәм якты казанышларга бай юл, күренекле галимнәр, профессорлар һәм укытучыларның тулы бер йолдызлыгы, бөтен дөньяга танылган тикшеренү мәктәпләре», — диде Путин.

«Һәм, әлбәттә, сезнең данлыклы югары уку йортының аерым горурлыгы — илебез икътисады һәм медицинасы, мәгариф һәм фән, әдәбият һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, педагогика, иҗтимагый өлкәдә, дәүләт һәм хәрби хезмәттә үз сәләтләрен тапкан талантлы чыгарылыш укучыларының менә дигән когортасы», — дип өстәде ул.

Путин бәяләвенчә, хәзер Казан университеты илнең әйдәп баручы мәгърифәтчелек үзәкләренең берсе булып тора. «Биредә элеккечә үк кыю фәнни эзләнү һәм ныклы студентлар туганлыгы атмосферасы хөкем сөрә, ул эштә һәм укуда уңышларга ирешергә, билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә», — диде ул.

«Булган традицияләрне саклап, сезнең бөтен яңалыкка ачык булуыгыз сөендерә. Тәҗрибәле педагоглар һәм остазлар, заманча белем бирү технологияләре, җитди тикшеренү базасы сезгә киләчәккә ышаныч белән карарга, Идел буеның төп югары уку йортында сәләтле, инициативалы, максатчан яшьләрне берләштерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Россия Президенты һәм иң яхшы теләкләрен җиткерде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх