Татарстанның халык артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм халыкара конкурслар лауреаты, композитор Эльмир Низамов Наҗи Үзгөч җитәкчелегендәге Искешәһәр симфоник оркестры белән берлектә «Дуслык» концертын куйды. Беренче концерт 17 июньдә Анкарада узды, икенчесе Искешәһәрдә Ататөрек исемендәге мәдәният, сәнгать, конгресс үзәгендә үткәрелде.
«1300 кешелек зал тулы иде. Казан кунакларын искешәһәрлеләр яратып кабул итте, бигрәк тә биредә яшәүче татарлар куанды. Концертта Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗә, Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз, Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айрат Гатауллин, Башкортстанның Төркиядәге вәкиле Марат Тансыккужин, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Искешәһәр Казан татарлары мәдәни һәм ярдәмләшмә җәмгыяте җитәкчесе Видат Догу һәм башка рәсми затлар катнашты», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.
20 июньдә Татарстаннан килгән рәсми вәкилләрне Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗә кабул иткән. «Кардәш шәһәр элемтәләрен көчәйтүне дәвам итәбез. Казан һәм Искешәһәр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту нияте белән берсеннән-берсе кыйммәтле мосафирларны кунак итүгә бик шатбыз. Мәдәни һәм социаль элемтәләрне тагын да үстерү өчен күрештек, әһәмиятле сөйләшү үткәрдек. Килүләре өчен рәхмәтемне белдерәм һәм кардәш шәһәребез Казанга күп сәламнәребезне юллыйбыз», – дип язган ул.
«Искешәһәр һәм Казан – кардәш шәһәрләр. Концерт ике шәһәр арасына мәдәни күпер салды», - дип зурлап язды Искешәһәр газеталары. Бу рәсми чарадан соң кунаклар Искешәһәрдәге Казан татарлары музеена килде. Биредә Искешәһәр татарлары җәмгыяте җитәкчесе Ведат Догу һәм бер төркем татарлар, биредә белем алучы студентлар каршы алды. Татар апалары милли ашларыбызны әзерләгән иде», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Аның әйтүенчә, Ведат Догу кунакларга Искешәһәрнең туристлар йөри торган үзәгендә татар мәдәниятен танытучы музейның ни кадәр әһәмиятле булуы хакында сөйләгән. «Ел дәвамында дөньяның төрле җирләреннән килгән меңләгән турист керә, татарлар үз өйләре кебек якын күрә. Бу урынның рухи һәм мәдәни кыйммәте бик зур. Шуңа күрә алга таба да функциональ ягын тагын да камилләштерү, үстерү сорала», – диде ул.
«Төркиядә табылган татар эзләре» исемле китабымны бүләк иттем. Төркиядә яшәгән һәм бүген матур итеп гомер итүче татарларыбызны таныту максаты белән үткән ел Конья шәһәрендә бастырган идем», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии