Танылган галимә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Гүзәл Сәйфуллина вафат. Бу хәбәрне «Татар-информ»га галимә Дания Булатова раслады.
Гүзәл Сәйфуллина 2013 елдан бирле Амстердамда яшәде, соңгы вакытта аның авыруы билгеле.
«Соңгы елларда Гүзәл Голландиядә яшәде. Ләкин ярты ел саен ул Казанга кайта иде, чөнки аның әнисе биредә яши.
Күптән түгел ул оныгы белән Гүзәл янына киткән иде. Соңгы вакытта Гүзәл авырды, без аның белән аралаша идек, ләкин соңгы айларда элемтә өзелде», – диде Дания Булатова.Галимәне 13 октябрьдә Амстердамда җирләячәкләр.
- Гүзәл Сәйфуллина Казан консерваториясендә укыганда ук дини музыка темасын колачлый башлаган. Сәнгать белгече буларак беренче хезмәте дә Коръән уку буенча башкарылган. Үзе тәмамлаган уку йортында, Татар теле һәм әдәбияты институтында эстетика һәм ислам мәдәнияты буенча лекцияләр укыган. 2013 елдан бирле галимә Амстердамда яши. Монда инде галимә өчен мөмкинлекләр күбрәк ачыла, шәрык музыкасы бик бай, өйрәнү өчен дә шартлар тудырылган. Г. Сәйфуллина Голландиядә татар материаллары буенча да башка мөселман халыкларының гореф-гадәтләренә таянып, ислам мәдәниятын өйрәнүне дәвам иткән. Гүзәл Сәйфуллина «Ислам һәм музыка» антологиясен төзүче-автор да. Бу китапта Хәсән Гата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Һади Килдебәков исламда музыка дигән темага башкарылган хезмәтләре урын ала.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии