На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

Иранның Россиядәге илчелеге мәдәният буенча киңәшчесе «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең күрсәтмәсе белән аның халыкара эшләр буенча урынбасары, мөфти Рушан Әббәсов Иранның Россиядәге илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе Ходжат Кабудины Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде. Бүләк Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Җәләли катнашында тапшырылды.

Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике яклы Россия-Иран мөнәсәбәтләрен үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән халыкара аренадагы диалогны ныгытуга өлеш керткән өчен», - диелә Россия мөселманнарының рухи лидеры имзалаган Указ текстында.

Үз чиратында, Кабуди әфәнде үзенең хезмәтләрен югары бәяләгән һәм шундый мактаулы бүләк өчен мөфти шәех Равил Гайнетдингә, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Россия мөселманнарына рәхмәт белдерде, шулай ук Россия һәм Иран халыклары арасында төрле өлкәләрдәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх