Казан янындагы «Югары Ослан» гидропосты тирәсендә Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге бүгенге көндә Балтыйк системасы буенча 51,27 метр тәшкил итә. Сусаклагычка секундына 8-9 мең кубометр су агып керә, секундына 4950 кубометр су агып чыга. Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Су ресурслары федераль агентлыгы күрсәтмәләре белән Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша су агып чыгу 21 марттан секундына 4950 куб метр күләмендә билгеләнде. Сусаклагыч тулу режимында эшли. Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, икенче кварталда Идел-Кама каскады сусаклагычларына агып кергән суның күләме азрак булачак һәм норманың 53-69 процентын тәшкил итәчәк. Март ахырына Идел-Кама каскады территориясендә кар запаслары норманың 33 процентын тәшкил иткән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Шуңа бәйле рәвештә, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов апрель башында Түбән Идел төбәкләренә су җибәрү графигын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Махсус вариантларның икесендә дә Куйбышев сусаклагычын нормаль күләмдә су белән тутыру ниятләнә.
Свежие комментарии