Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезоны башланды. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15нче июньгә кадәр кабул ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сөйләштеләр.
«40 яшькә кадәр теләге булган һәркем гариза тапшыра ала»
Проект җитәкчесе, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, узган елларда 60лап кешедән гаризалар килеп, аннары актив эшкә шуның якынча яртысы – 30лап кеше кала торган булган.
Быел да ул шул тирә кешедән гаризалар килер дип фаразлады. «40 яшькә кадәр теләге булган һәркем гариза тапшыра ала. 15нче июньгә кадәр бу эш дәвам итәчәк. Аннары дүрт остазга беркетеп, эшне башлап җибәрәбез. Остазлар – Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова», – диде проект җитәкчесе.Беренче эш юнәлеше шәкертләрнең остазлар белән даими бергә булуын күзаллый. «Ел дәвамында яшьләр, остазлары белән берлектә, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар иҗат итә, ул «Казан утлары»нда басылып чыгарга тиеш. Икенче эш юнәлеше яшьләрнең карашларын киңәйтү максатын күздә тота. Яшьләр төрле очрашуларга йөри, өлкән язучылар белән берлектә, аларның туган нигезләренә кайтып, мәрхүм әдипләрнең каберен зыярат кыла.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Узган елда Равил Фәйзуллин белән бергә авылына кайттык, музеенда булдык. Балык Бистәсендә төрле шәхесләрнең каберләрен күрдек, Мөхәммәт Мәһдиев каберендә булдык, Күлле Кимегә Сибгат Хәким авылына кайттык. Бу яшьләрнең карашларын киңәйтү, өлкән буын белән үзара күперне булдыру өчен эшләнә. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Традицияләргә тугрылыклы яшьләрне тәрбиялисебез килә», – дип ачыклык кертте Рөстәм Галиуллин.
Ул, шулай ук, проект кысаларында, шәхес тәрбияләү максатын да әйтте.
«Россия ислам университеты, Муса Җәлил фатиры, төрле уку йортларында эстетика, үз-үзеңне тоту буенча төрле профессионаллар аларга дәресләр бирә», – диде.«Мәктәпләрдә әдәбият дәресләре аз булуы үзен сиздерә башлады»
Проектта катнашучы язучылар әйтүенчә, яшьләрнең әдәбияттан белеме мактанырлык түгел, шуңа күрә алар шәкертләре өчен әдәбият теориясе буенча дәресләр дә үткәрергә мәҗбүр. Әлеге проблеманы «Казан утлары» журналының җавалы сәркатибе, остаз Ландыш Әбударова әйтте.
«Яшьләрне зәвыклы укучы гына түгел, зәвыклы язучы итеп тәрбияләү бурычы да тора. Язучыга әдәбият тарихын, әдәбият теориясен, әдәби тәнкыйтьне белү бик кирәк. Башта без шәкертләрдә татар әдәбиятыннан тулы база бардыр дип уйлаган идек. Кызганыч, алай түгел, мәктәпләрдә әдәбият дәресләре аз булуы үзен сиздерә башлады. Безгә татар әдәбияты белән тирәнрәк таныштыру кирәк, әдәбиятның теориясен бирү кирәклеген аңладык, шуңа онлайн видеодәресләр әзерли башладык. Әлеге дәресләр татар әдәбиятындагы классик язучыларның нинди дә булса әсәрен анализлау, андагы төп алымнарны күрсәтү рәвешендә бара. Укучылар үзләре дә шуны сорады», – диде Ландыш Әбударова.
Беренче елда алты, икенче елда биш остаз укытса, быел дүрт остаз булачак. «Онлайн һәм офлайн эшләячәкбез. Вотсапта төркемнәр булдырыла. Һәр язучы шәкертләре белән 24 сәгать элемтәдә тора. Аерым да сөйләшәбез, чатта биремнәр бирәм. Язучы булырга өйрәтә торган китаплар укырга кушам. Алар миңа беренче иҗат җимешләрен җибәргәч, күзгә-күз очрашып яки онлайн форматта киңәшләр биреп, кире кайтара-кайтара эшләп, әсәрне төгәлләп бетерәбез. Кыска вакыт эчендә нәрсәгәдер өйрәтү җиңелрәк булсын өчен, гадәттә хикәя жанрын алабыз», – ди остаз. Шулай ук, ул повесть жанрына тотынып, бер елдан икенче елга күчкән әсәрләр дә булуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Әдипнең дөньясына чуму моңа кадәр беркайчан булмагандыр дип уйлыйм»
Ландыш Әбударова язучы булырга теләгән яшьләр белән бергә әдипләрнең туган якларына кайтуның әһәмиятен дә ассызыклады.
«Яшьләр белән әдипләрнең туган якларына бергәләп кайту, әдипнең дөньясына чуму моңа кадәр беркайчан булмагандыр дип уйлыйм. Яшь язучылар белән бергәләп йөрүне отышлы алым дип таптык», – диде ул.
Ландыш Әбударова әйтүенчә, бу эш шактый күп тырышлык сораса да, аның файдасы бик зур булачак. «Һава торышының да уңай булуы кирәк, җәй көне бөтенебезнең вакытын җайлау, туры китерү дә җиңел түгел. Тик ул бик кыйммәтле эш, аның нәтиҗәсе бүген генә күренмәскә дә мөмкин. Киләчәктә аның эзе язучылар каләмендә бик нык сизеләчәк», – дигән фикердә ул.
«Шәкертләрне язучының туган ягына алып кайтабыз, алар язучының иҗатында туган як чагылышын күрәләр икән, үз иҗатларында да үзләренә кирәкле юнәлешне билгели алачаклар. Зурдан кубып, шундый максатлар белән тотындык, матур әсәрләр язылыр дип өметләнәм», – диде Ландыш Әбударова.
«Кешене язарга өйрәтеп булмый, ләкин аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм»
«Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да «Яңа исем» иҗат лабораториясе проектының файдасы булачагына һич шикләнмәвен белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бу проект бик кирәк. Без үскәндә, андый чаралар юк иде. Моның файдасы булачак. Кешене язарга өйрәтеп булмый, ләкин аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм. Мин үземне шул мохиттә тәрбияләнеп үскән дип саныйм, чөнки тулай торакта укыганда, яшьтәш, өлкән шагыйрьләр белән аралашу барыбер нәрсәдер бирә, үзеңә бер нәтиҗә ясыйсың. Ничегрәк камил әсәрләр иҗат итәргә тырышырга, кыюрак булырга, каләмдәшләр белән әңгәмәләр корырга – бик күп нәрсәләргә өйрәтә дип саныйм», – диде Ләбиб Лерон.
Ул да шагыйрь, язучыларның туган якларына бару иҗатка этәргеч бирә дип саный. «Мондый сәяхәтләр кешенең күңеленә бер үсенте, орлык сала дип уйлыйм», – ди остаз.
Быел Ләбиб Лерон кул астында егетләр иҗади әсәрләр тудырачак. Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, ир-ат остазларга егетләрне бирергә тырышканнар. Аннары шәкертләрне остазларга беркеткәндә, прозаикларга – проза язучыларны, шагыйрьләргә шигырь язучыларны бирү бүленеше дә истә тотылган. «Дүрт остаз үзләренеке белән генә эшләмәячәк. Остазлар һәр шәкерт белән эшләп чыгар дип уйлап торабыз. Шәкерт икенче, өченче ел катнашса, башка остазга бирергә тырышабыз, башка төрле карашны да күрсен өчен», – дип ачыклык кертте Рөстәм Галиуллин.
«Остазлар сиңа ярдәм итә»
Хәер, остазларның һәркайсы бөтен көчен куеп, яшь язучыга ярдәм итүне кайгырта. Моны проектта катнашучы – КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең беренче курс студенты Таңчулпан Гыйләҗева да әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Беренче елда аның остазы Рөстәм Галиуллин булган, узган елда Ландыш Әбударова белән эшләгән. «Ландыш апа белән атнага ике-өч тапкыр элемтәгә чыгып тордык. Узган сезонда өч әсәр яздым. «Күзләр» әсәре иң уңышлысы, минемчә, аның өстендә озаграк утырганбыздыр. Һәр деталенә бәйләнеп, үзәккә үтеп кергәнче, идеаль халәткә китергәнче туган әсәр минем үземә дә ошады. Альманахка керткәндә, калган остазлар да карап чыккандыр дип өметләнәм. Тагын бер әсәрем – «Кар астында калган юл». Аны кыш көне иҗат итә башладым. Ахырын ничек төгәллисен Ландыш апа белән бергәләп уйлаштык», – диде һәм әлеге әсәре альманахта басылып чыкканын әйтте.
Таңчулпан фикеренчә, уңышның сере остазың кем булуда түгел, күбрәк үзеңнән тора. «Үзеңнең әдәбиятка карашың нинди, шуннан торадыр. Безне әдәбиятка якынайту өчен тудырылган проект бу. Остазың кем дип сораганда, кемне әйтсәң дә, горурланып атарга була. Остазлар сиңа ярдәм итә», – ди ул.
«Яшь язучы өчен мохит бик кирәкле әйбер»
Проектта катнашучы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче курс студенты Ихтыяр Кыямов язучылар белән очрашуларга йөрүнең файдасы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Минем өчен, беренче чиратта, әлеге бәйге – ул белем, чимал һәм тәҗрибә туплау урыны, чөнки бик күп олпат әдипләр белән аралашабыз. Еш кына сәяхәтләргә чыгабыз, мин аларның берсен дә калдырмадым. Сәяхәткә барганда, гадәттә Ләбиб абый машинасына иң олпат язучы утыра. «Виплар» белән барганда, бик күп кызыклы тарихлар, фикерләр, вакыйгалар ишеттем. Әле әсәргә кереп утырмаса да, ул минем баш миемдә кайнап тора. 30, 40, 50 ел узгач, үзем дә олпат шәхес булып җитешкәч, шул фикерләр искә төшәр дә, берәр әсәргә керер дип өметләнеп йөрим», – диде Ихтыяр.
Ул кимчелекләрне төзәтеп камилләшү ягыннан да әлеге проектның әһәмиятле булуын ассызыклады. «Элек «Яшь Ленинчы» газетасында, журналларда яшь язучыларның әсәрләренә карата җавап хаты белән кайтаваз килгән. Бүген газета-журналларга җибәрәсең дә, редакторлардан тәфсилләп аңлатылган кире фикер ишетеп булмый. Ә монда син язасың, кимчелекләрне белеп аласың, шуларны бетерергә тырышасың, шуңа язучылар өчен бик кирәкле проект. Минемчә, бу проект яшь язучылар өчен генә түгел, өлкән язучылар өчен дә кызыктыр. Равил абый миннән дә кызык сүзләр ишеткәндер, олпат язучылар да яшьләрнең нәрсә уйлаганын белә дигән сүз», – дип саный Ихтыяр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул 20нче гасыр башында, Советлар Союзы оешканда, бер төркем татар язучыларының Максим Горький тәкъдиме белән сәяхәткә чыкканнарын искә алды. «Советлар союзының көньягында яши торган халыкларның тормышларын өйрәнгәннәр. Бу эзсез узмый. Шундый сәяхәтләр бик мөһим. Яшь язучы өчен мохит бик кирәкле әйбер», – дип саный Ихтыяр Кыямов.
Проектның җитәкчесе, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да сәяхәтләрдән рухланып кайткан яшьләр булуын әйтте. «Кешенең иҗади үсеше өчен мохит, даирә кирәк. Аралашулар һәр кешене үстерә. Безгә дә кызык аларның сорауларына җаваплар эзләгәндә. Быел уку-укытуга бәйле өстәмә эшләр күп булачак. Редакцияләребезгә кадрлар да әзерлибез дип әйтергә була», – дип өстәде Рөстәм Галиуллин.
Проектның йомгаклау өлеше Камал театрында узачак, анда бүләкләү көтелә. Иң уңышлы әсәрләр альманахка тупланып чыгачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии