
Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында республиканың элеккеге урман хуҗалыгы министры, ТАССРның һәм РФнең атказанган урманчысы Әбүзәр Гаянов белән хушлашу тантанасы булды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Легендар урманчыны искә алырга урман тармагы белгечләре һәм ветераннары, шулай ук Әбүзәр Гаяновның туганнары һәм якыннары килде.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Әбүзәр Гаяновичның Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
«Бүген без гомерен республикабызның урман тармагы белән бәйләгән чын профессионал Әбүзәр Гаян улы Гаянов белән хушлашабыз. Күбебез өчен ул җитәкче генә түгел, ә һөнәри принциплары һәм кешелек сыйфатлары белән тирән ихтирам уяткан остаз да иде», - дип ассызыклады министр.
Тантана азагында Әбүзәр Гаяновичның улы Рөстәм Гаянов сүз әйтте. Ул әтисе белән хушлашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Безнең гаилә өчен әти һәрвакыт хезмәт сөючәнлек, намуслылык һәм кешелеклелек үрнәге булды. Ул авыр минутта ярдәм итә белде, бөтен көчен эшкә, туган республикасына багышлады. Әтиебез белән хушлашырга килгән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Рөстәм Гаянов.
Әбүзәр Гаян улы Гаянов 1936 елның 6 августында ТАССРның Мамадыш районы Акман авылында туган. Лубян урман техникумын тәмамлаганнан соң, 1954 елда Чита өлкә авыл хуҗалыгы идарәсендә Ингода урман хуҗалыгы урманчысы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Совет Армиясендә хезмәт итеп ТАССРга кайткач Аксубай һәм Минзәлә урман хуҗалыкларында хезмәт иткән. 1966 елда Максим Горький исемендәге Идел буе урман-техника институтын тәмамлаган.
1971 елда Гаянов Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсенең урман хуҗалыгы бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Аннары Татарстан өлкә КПСС комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы, сәнәгать бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән.
1984 елда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләнгән, бу вазифада 16 елдан артык эшләгән.
Гаянов җитәкчелегендә төбәкнең урман тармагының нәтиҗәле эше өчен мөһим хокукый база – Татарстан Республикасы урман кодексы булдырылды.
Пенсиягә чыкканнан соң элеккеге министр актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек һәм укытучылык белән шөгыльләнде, ветераннар оешмалары эшчәнлегендә катнашты.
Әбүзәр Гаяновның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Алар арасында – «Мактау билгесе» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «ТАССРның атказанган урманчысы» мактаулы исеме, ТР мактау грамотасы, ТР Президентының рәхмәт хаты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии